Кайчан җилеп үтте кояш?…

Кайчан җилеп үтте кояш? —
Утлы тузан офыкта.
Кая агып китте бу көн? —
Мин эңгердә тубыктан.
( Ләис Зөлкарнәй)

Басып торам аңышмыйча:
Уңга?! Сулга китәсе?!
Кич буе йолдызлар тамды!
… Нинди булыр иртәсе?!.

Кояшлымы?! Болытлымы?!
Тамчылар сибәләрме?!
Очынырмы?! Күшегерме
Күңелем күбәләге?!

Уйлата да елата бу,
Елата да уйлата.
Офыкларда ут кабынган —
Күңелдә кояш бата…

Эңгер-меңгер. Караңгыга
Каралып беткән дөнья!
Бу дөньяга җан сыймый шул —
Күләгәм генә сыя…

Ятсынумы.?!. Күпләр өчен
Мәхәббәт уен гына…
Еландай елышу гаме
Ят ярлар куенына…

Күңел күләгәсе карый
Көзгедән йөзен чытып:
«Шагыйрьләргә» кытлык юк ла,
Шигырьгә генә кытлык!..

Җансыз килеш чиксез күккә
Үрелә әнә кемдер.
Урын тапмыйм үз-үземә —
Күңелдә эңгер-меңгер…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт